Авылым Шәле

Категория: көе сүзләре

Туган ягым, яшел бишек минем,
Дөньямның яме, авылым Шәле.
Бәхет, шатлыкларны бүлешергә
Шул авылга син дә кил әле.

Эх, Шәле авылы,
Моңлы сайрый кошлары.
Болыннарына барсаң —
Чәчәкләре, җиләге.

Табигате җанга шифа бирә,
Һәр кешесе бик тә ягымлы.
Куңелләргә изге хисләре өсти
Елга суларыңның агышы.

Эх, Шәле авылы,
Моңлы сайрый кошлары.
Болыннарына барсаң —
Чәчәкләре, җиләге.

Синең юллар шул яклардан үтсә,
Бәхет мизгелләрен күр әле.
Бар кешегә шатлык, бәхет өсти
Питрәч ягы, авылым Шәле.

Эх, Шәле авылы,
Моңлы сайрый кошлары.
Болыннарына барсаң —
Чәчәкләре, җиләге.
Эх, Шәле авылы,
Моңлы сайрый кошлары.
Болыннарына барсаң —
Чәчәкләре, җиләге.
Болыннарына барсаң —
Чәчәкләре, җиләге…
Чәчәкләре, җиләге…
Э-эх, Шәле!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »