Кызлар-кызлар, йолдызлар,
Нигә болай чибәр сез?
Өзә-өзә өметләрне,
Безнең кебек егетләрне
Ялындырып йөртәсез.
Егет-егет-егетләр,
Аңламассыз беркайчан.
Безне болай чибәр итеп,
Сез ялынып йөрсен, диеп,
Ходай үзе яраткан.
Бу дөньяның кануны —
Гел кисешә юлыбыз.
Сез булмагач көннәр узмый,
Сездән башка яшәп булмый,
Яныбызда булыгыз.
Кызлар-кызлар, йолдызлар,
Дөньялар бит үзгәрә.
Килер бер көн: тилмертербез,
Сезнең кебек без йөрербез,
Ялындырып сүзләргә.
Егет-егет-егетләр,
Кызлар язмас юлыннан.
Яратсам мин бер егетне,
Карашлары ут кебекне,
Ычкындырмам кулымнан.
Бу дөньяның кануны —
Гел кисешә юлыбыз.
Сез булмагач көннәр узмый,
Сездән башка яшәп булмый,
Яныбызда булыгыз.
Кызлар-кызлар, йолдызлар,
Аңлый алмыйсыз һаман.
Кирәк булсам — ут булырмын,
Ялынсам да ялынырмын,
Гашыйк итми туктамам.
Бу дөньяның кануны —
Гел кисешә юлыбыз.
Сез булмагач көннәр узмый,
Сездән башка яшәп булмый,
Яныбызда булыгыз.
Бу дөньяның кануны —
Гел кисешә юлыбыз.
Сез бу җирнең әниләре,
Сез бу җирнең әтиләре,
Бергә генә булыгыз.
