Ничә ачтым, ничә яптым сине,
Җил үтмәле авыл капкасы.
Тамыр тарткан газиз туган өйгә
Синең аша атлап кайтасы.
Ничә тапкыр мине каршыладың
Ераклардан, авыл капкасы.
Һич кенә дә килми, һич кенә дә
Гомерлеккә сине ябасы.
Шыгыр-шыгыр теләк теләп миңа,
Син озаттың, авыл капкасы.
Борылып та сиңа төбәлдем мин,
Гүя синдә дөнья яктысы.
Ничә тапкыр мине каршыладың
Ераклардан, авыл капкасы.
Һич кенә дә килми, һич кенә дә
Гомерлеккә сине ябасы.
Вакыт җиле сине җимерсә дә,
Күз алдымда һәрбер тактасы.
Юк булсаң да күптән урыныңда,
Урының бар, авыл капкасы.
Ничә тапкыр мине каршыладың
Ераклардан, авыл капкасы.
Һич кенә дә килми, һич кенә дә
Гомерлеккә сине ябасы.
Гомерлеккә сине ябасы…
Гомерлеккә сине ябасы…
Варианты песни
