Исмә, җилкәй, койма әле
Алмагач чәчәкләрен.
Күңелемнең моңсу чагы,
Өзм(ә) әле үзәкләрен.
Күңелемнең моңсу чагы,
Өзм(ә) әле үзәкләрен.
Юксындырыр, сагындырыр,
Чәчәк атса алмагач.
Аерылсам дус-туганнан —
Сайрамас шул сандугач.
Аерылсам дус-туганнан —
Сайрамас шул сандугач.
Үтә гомер, үтә гомер,
Үтә шул сизелмичә.
Өзелми гомер җепләре
Күрәчәген күрмичә.
Өзелми гомер җепләре
Күрәчәген күрмичә.
Исмә, җилкәй, койма әле
Алмагач чәчәкләрен.
Күңелемнең моңсу чагы,
Өзм(ә) әле үзәкләрен.
Күңелемнең моңсу чагы,
Өзм(ә) әле үзәкләрен.
Күңелемнең моңсу чагы,
Өзм(ә) әле үзәкләрен…
Өзм(ә) әле үзәкләрен…
Исмә, җилкәй…
Исмә, җилкәй…
