Дусларым кала озатып,
Дусларым көтеп ала.
Сагынычлы карашыгыз
Җаннарны өтеп ала.
Эх, дусларым, туганнарым,
Бергә-бергә булганда,
Давылларга бирешмәбез,
Адашмабыз буранда.
Сез барлыгын уйлау белән
Шатлык тула күңелгә.
Сезнең белән бергә-бергә
Күңелле дә җиңел дә.
Эх, дусларым, туганнарым,
Бергә-бергә булганда,
Давылларга бирешмәбез,
Адашмабыз буранда.
Эх, дусларым, туганнарым,
Бергә-бергә булганда,
Давылларга бирешмәбез,
Адашмабыз буранда.
Эх, дусларым…
Эх, дусларым, туганнарым,
Бергә-бергә булганда,
Давылларга бирешмәбез,
Адашмабыз буранда.
Давылларга бирешмәбез,
Адашмабыз буранда…
Адашмабыз буранда…
Варианты песни
