Тәгәрәткән бәрәңге

Өстәлләр тулып торса да
Төрле нигъмәт, ашлардан,
Тәгәрәткән бәрәңге исе
Чыкмый безнең башлардан.
Тәгәрәткән бәрәңге исе
Чыкмый безнең башлардан.

Тәгәрәткән бәрәңгене
Хәтерлидер һәркем дә,
Яратадыр һәркем дә.
Тәгәрәткән бәрәңге ашап
Тәгәрәп үстек без дә.
Тәгәрәткән бәрә-, бәрәңгене
Хәтерлидер һәркем дә,
Яратадыр һәркем дә.
Тәгәрәткән бәрәңге ашап
Тәгәрәп үстек без дә.

Чыга аның тәмле исе,
Аңкып бөтен дөньяга.
Бәрәңге үскән кешенең
Гом(е)ре үтми заяга.
Бәрәңге үскән кешенең
Гом(е)ре үтми заяга.

Тәгәрәткән бәрәңгене
Хәтерлидер һәркем дә,
Яратадыр һәркем дә.
Тәгәрәткән бәрәңге ашап
Тәгәрәп үстек без дә.

Шул бәрәңге алып килә
Гасырлардан сәламне.
Явыз ачлык тырнагыннан
Алып калган адәмне.
Явыз ачлык тырнагыннан
Алып калган адәмне.

Тәгәрәткән бәрәңгене
Хәтерлидер һәркем дә,
Яратадыр һәркем дә.
Тәгәрәткән бәрәңге ашап
Тәгәрәп үстек без дә.
Тәгәрәткән бәрәңгене
Хәтерлидер һәркем дә,
Яратадыр һәркем дә.
Тәгәрәткән бәрәңге ашап
Тәгәрәп үстек без дә.

Икмәк белән бик кадерли
Бәрәңгене һәр ана.
Татарстан уртасына
Һәйкәл куйыйк без аңа.
Татарстан уртасына
Һәйкәл куйыйк без аңа.

Тәгәрәткән бәрәңгене
Хәтерлидер һәркем дә,
Яратадыр һәркем дә.
Тәгәрәткән бәрәңге ашап
Тәгәрәп үстек без дә.
Тәгәрәткән бәрәңгене
Хәтерлидер һәркем дә,
Яратадыр һәркем дә.
Тәгәрәткән бәрәңге ашап
Тәгәрәп үстек без дә.
Тәгәрәткән бәрәңге ашап
Тәгәрәп үстек без дә…
Тәгәрәп үстек без дә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »