Туй җыры (сигезенче вариант)

Сөюнең сафлыгын, тугрылыкны
Ахыргыча керсез саклагыз.
Бер-береңне тыңлап, аңлап һәрчак,
Гомер юлларыннан атлагыз.

Ике йөрәк, ике гомер юлы
Бу минутта бүген берләшә.
Пар былбылдай гөрләшеп, яратышып
Очыгыз сез һәрчак янәшә.

Гаилә учагыгыз якты булсын,
Сүрелмәсен бер дә җылысы.
Сабыйлы да булсын сезнең оя,
Шушы бәхетләрнең зурысы.

Ике йөрәк, ике гомер юлы
Бу минутта бүген берләшә.
Пар былбылдай гөрләшеп, яратышып
Очыгыз сез һәрчак янәшә.

Менәлмәслек таулар юк ул җирдә,
Сәламәтлек булсын иң элек.
Яшәгез сез икәү һәрвакытта,
Ап-ак бәхетләргә күмелеп!

Ике йөрәк, ике гомер юлы
Бу минутта бүген берләшә.
Пар былбылдай гөрләшеп, яратышып
Очыгыз сез һәрчак янәшә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »