Лилияләр

Категория: көе сүзләре

Сихри нурлар сибеп, чәчәк ата чәчкә таңнарда,
Саф таҗлары белән, гүя наз өләшә дөньяга.
Җирдәге бар гашыйкларга
Бәхет телиләр төсле, ак лилия чәчәкләре,
Мәхәббәтнең билгесе.

Хуш исле назлы гөлләр, лилияләр
Сезгә бәхет телиләр.
Айрылмасын яраткан йөрәкләр,
Ихлас булсын сөюләр.

Ак лилия төсле ак булсын бәхетләр ярларның,
Вәгъдәләр үтәлсен, өмет өзелмәсен парларның.
Таҗларына кызыгып тиик, чәчәкләргә тимәгез,
Сөю хисе чәчкә сыман, берүк саклап яшәгез.

Хуш исле назлы гөлләр, лилияләр
Сезгә бәхет телиләр.
Айрылмасын яраткан йөрәкләр,
Ихлас булсын сөюләр.

Лилияләр, лилияләр, лилияләр
Ак бәхетләр телиләр.

Хуш исле назлы гөлләр, лилияләр
Сезгә бәхет телиләр.
Айрылмасын яраткан йөрәкләр,
Ихлас булсын сөюләр.
Хуш исле назлы гөлләр, лилияләр
Сезгә бәхет телиләр.
Айрылмасын яраткан йөрәкләр,
Ихлас булсын сөюләр…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »