Сөю төне

Кочагына алды безне
Чәчәк аткан сиреньнәр.
Ярат мине, ярат диеп,
Пышылдыйлар иреннәр.

Күңелемә сөю керде
Кайнар сулышың белән.
Тәүге үбешүнең тәмен
Берүзем генә беләм.

Караңгыда күреп булмый
Күзләреңнең ялкынын.
Без тоярлык хәлдә түгел
Язгы төннең салкынын.

Күңелемә сөю керде
Кайнар сулышың белән.
Тәүге үбешүнең тәмен
Берүзем генә беләм.

Таңнар аттырасы килми,
Төннәр күңелле, иркәм.
Нәрсә соң бу, яшьлек микән,
Әллә бәхет шул микән?!

Күңелемә сөю керде
Кайнар сулышың белән.
Тәүге үбешүнең тәмен
Берүзем генә беләм.

Кочагына алды безне
Чәчәк аткан сиреньнәр.
Ярат мине, ярат диеп,
Пышылдыйлар иреннәр.

Күңелемә сөю керде
Кайнар сулышың белән.
Тәүге үбешүнең тәмен
Берүзем генә беләм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »