Кыр чәчәге

Кыр чәчәге кебек сыгылганнан
Җаным-тәнем тора сиздереп.
Авыр икән "Мин яратам" дию,
Әйтә алмыйм шуңа өздереп.

Бер әйтүдәй әле, бел әле,
Кем икән ул сине сөюче?
Синең яктан искән җилне сизеп
Үзен кыр чәчәге диюче.

Диңгез төсле зәңгәр күзләреңдә
Уйга чумып килә йөзәсем.
Йөрәк тибешләрем гел икенче,
Ярым язылганга бер исем.

Бер әйтүдәй әле, бел әле,
Кем икән ул сине сөюче?
Синең яктан искән җилне сизеп
Үзен кыр чәчәге диюче.

Тугры булып сине генә күзлим,
Үземә дә ошый бу коллык.
Минут саен сине уйлап йөрим,
Тотсын әле диеп очкыллык.

Бер әйтүдәй әле, бел әле,
Кем икән ул сине сөюче?
Синең яктан искән җилне сизеп
Үзен кыр чәчәге диюче.
Синең яктан искән җилне сизеп
Үзен кыр чәчәге диюче…
Үзен кыр чәчәге диюче…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »