1. Ага чишмә чыңлап кына,
Үз тавышын тыңлап кына.
Дулкыннары уймак кына,
Агышлары тыйнак кына.
Ага чишмә гомер буе,
Гел бер эздән гел бер юлдан,
Мәхәббәткә мәңге-мәңге
Тугры калган йөрәк сыман.
2. Ага чишмә, тынмый ага,
Салкыннарда туңмый ага.
Эсселәрдә кипми ага,
Туктап яллар итми ага.
3. Ага чишмә, суы чиста,
Пычрануны белми һич тә,
Чүпләр төшсә ата читкә,
Ташлар төшсә йота төпкә.
Варианты песни
Бу җыр Резеда Галимова репертуарында бар
Добавлено Ильнур Ганиев в ВС, 15/06/2025 - 21:57
«
»