1. Сагышларым бирдем җилләргә,
Алып кит дип ерак илләргә.
Канатлары җилнең сыгылды.
Сагышларым җиргә,
Таралышып җилдә,
Сары чәчәк булып коелды.
2. Сагышларым салдым суларга,
Адашсын дип ерак юлларда,
Елга туктап калды ярсудан.
Сагышларым бар да,
Утырып калды ярда,
Ташулардан калган боз сыман.
3. Сагышларым аттым яшенгә,
Яндыр дидем, җиргә төшермә.
Яшен сүнде күкләр йөзендә.
Синнән башка беркем,
Күтәрә алмый диеп,
Сагышларым кайтты үземә.
Варианты песни
Бу җыр Рәсим Низамов репертуарында бар
Добавлено Ильнур Ганиев в ВС, 15/06/2025 - 22:24
«
»