Без бит болай түбән түгел идек
Күтәр мине, күтәр канатым.
Ваклыклары өчен түгел җирне,
Аклыклары өчен яраттым.
Үткәннәргә кадәр күтәр мине,
Күтәр дә син, кире төшермә.
Түбәнлеккә төшүдән дә хәтәр
Нәрсә булсын тере кешегә.
Кайда бакма нигә алып бара,
Фәрештәләр безне оҗмаһка.?
Нигә әле якты биеклеккә
Үз канаты белән очмаска?
Биеккәрәк күтәр, биеккәрәк,
Замананың буе җитмәсен.
Үзен генә, үзен генә елат,
Үзен генә бары сөрт яшен.
Без бит болай түбән түгел идек.
Тарихтагы хата бу бары.
Бабайларның якты рухлары
Әле дә булса, тарта югары.
Болай түбән түгел идек!
Нигә якты биеклеккә очмаска?
Үткәннәргә кадәр күтәр мине,
Күтәр дә син, кире төшермә,
Күтәр мине, үзебезнең күккә кадәрле!..
А, м-м, үзебезнең күккә кадәрле!..
