"Икеләнәм" — дисең хисләремә.
Ышан диеп антлар итмәмен.
Мин үземчә генә көтә беләм,
Сөю ташлап китсә нишләрмен?
Мин үземчә генә көтә беләм,
Сөю ташлап китсә, көтмәмен.
Ышанмасаң, күзләремә кара,
Син бит анда патша бер хандыр.
Яле үзең икеләнми генә
Сөюеңә мине ышандыр.
Икеләнми җырга салып җырлыйм
Тойгылардан торган зур серне.
Икеләнеп инде китә алсаң
Бөгелеп — егылып еласам да сынмам.
Икеләнеп инде китә алсаң
Бөгелеп — егылып еласам да сынмам.
Ышанмасаң күзләремә кара,
Син бит анда патша бер хандыр.
Яле үзең икеләнми генә
Сөюеңә мине ышандыр.
Яле үзең икеләнми генә
Сөюеңә мине ышандыр
Сөюеңә мине ышандыр.
