Ямьле җәй, кояшлы җәй,
Уйныйк бергә, ай-яй-яй.
Су коеныйк, кызыныйк,
Болында җиләк җыйыйк.
Ай-яй-яааай, Ай-яй-яааай,
Болында җиләк җыйыйк.
Урман-кырдан, киң болыннан
Матур чәчәкләр җыйыйк.
Җитез күбәләкләр белән
Бераз куышып уйныйк,
Ай-яй-яааай, ай-яй-яааай,
Бераз куышып уйныйк.
Болын чәчәкләреннән
Тәкыялар үрик без.
Кошлар җырын тыңлый-тыңлый,
Яллар итеп алыйк без.
Ай-яй-яааай, ай-яй-яааай,
Яллар итеп алыйк без.
Варианты песни
Добавлено Динәкәй в ЧТ, 19/06/2025 - 21:25
«
»