Якты дөньяларны бүләк итеп,
Изгелекләр белән юл үрдең.
Әйбәт йөрегез дип үстердең син,
Яшәр өчен безгә көч бирдең.
Синең сүзләр яшәү көче бирә,
Синең сөю саклый фәрештәдәй,
Сиңа булган рәхмәтләрне әйтеп,
Синең алда баш иям, әнкәй.
Игътибарың, әнкәй, тигез булды
Һәрбер сабыеңа карата.
Әйтә идең, әнкәй, бармакның да
Кайсын тешләсәң дә авырта.
Синең сүзләр яшәү көче бирә,
Синең сөю саклый фәрештәдәй,
Сиңа булган рәхмәтләрне әйтеп,
Синең алда баш иям, әнкәй.
Кабатлыймын, әнкәй, сүзләреңне
Хәзер инде мин дә балама:
Таш атканга, аш белән ат димен,
Кешеләргә булма алама.
Синең сүзләр яшәү көче бирә,
Синең сөю саклый фәрештәдәй,
Сиңа булган рәхмәтләрне әйтеп,
Синең алда баш иям, әнкәй.
