Балыкта

1. Балыкка киттем җәен,
Тотармын диеп җәен.
Төпкә посып ята икән,
Табарга кирәк җаен.
Куш.
Һап— һап-һап,
Балык кап-кап-кап!
Кап-ма-ды…
2. Капмады хәтта сазан,
Сазаннары бик азган, —
Сикерешәләр шап та шоп,
Эләкми калды аздан.
Куш.
3. Чиертсә иде шунда
Матур гына бер жумба.
Төнгә генә чыга икән,
Көндез йоклый бу шома.
Куш.
4. Кая качкан соң чуртан,
Атмыйм бит инде уктан!
Кармак кына салган идем
Курыкты бер дә юктан!
Куш.
5.Килер дип алабуга
Текәлеп тордым суга.
Вак балык куып йөриме,
Җимне күрмидер шуңа.
Куш.
6. Ник чиертми соң һаман
Һич югында бер табан.
Тарттым да алдым кармакны, —
Түземлек бетте тәмам!
Куш.
7. Ә карасам кармакка —
Тиң булыр баш бармакка —
Балык капкан!
Песиемә
Ярап тора чабак та!

Һап-һап-һап,
Балык кап-кап-кап!
Кап-тыр-дым!

Голосов пока нет
« »