1. Кырлай урманнары серле әкият,
Эчләренә кермә ялгызың.
Зәңгәр күзләреңнән нур бөркелә,
Кем бәхетенә үстең балдызым.
Чәчләреңә кунган ал калфагың,
Чиккән читек минем бүләгем.
Килешәдер ай-һай зифа буйларыңа,
Балитәкле батист күлмәгең.
Газиз балдыз Гөлйөзем,
Батыр Кырлай егетенә
Димләрмен әле үзем!
2. Толымыңда талир тәңкә чыңлый,
Чишмәләрдән сулар алганда.
Кемгә насыйп яр булырсың дим,
Юл буеннан карап калганда.
Бу җыр Егетләр триосы репертуарында бар
Добавлено Ильнур Ганиев в СР, 25/06/2025 - 21:52
«
»