Яшик сөенеп кенә

Категория: Авторлары

Дөнья бит ул, дөнья бит ул
Дөнья бит ул тугәрәк.
Дуслар булса бу тормышта
Яшәу жиңел бергәләп.

Яшик әле, яшәгәндә
Булганына соенеп.
Ходай биргән сынауларга
Йөрмик әле көенеп.

Дөнья бит ул, дөнья бит ул
Тормый гел сөенечтән.
Кайгысы да, хәсрәте дә
Утми гел әйләнечтән.

Яшик әле, яшәгәндә
Булганына соенеп.
Ходай биргән сынауларга
Йөрмик әле көенеп.

Дөнья бит ул, дөнья бит ул
Агы да бар, карасы
Уйнап, көлеп яшик элә
Кыска гомер арасын.

Яшик әле, яшәгәндә
Булганына соенеп.
Ходай биргән сынауларга
Йөрмик әле көенеп.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »