Авылыбызны бүлеп ага
Суыксуның сулары.
Сизелми дә үтеп китә
Саф яшьлекнең еллары.
Нигә яшьлек тормый икән
Бер урында тукталып?
Туган авылыбыз кебек
Көн саен матурланып.
Арт әрәмә шомыртлары
Чәчәк ата май җиткәч.
Яшь чактагы матур көннәр
Мәңгегә кала истә.
Нигә яшьлек тормый икән
Бер урында тукталып?
Туган авылыбыз кебек
Көн саен матурланып.
Ямьле дә авыл кичләре
Сандугачлы җәйләрдә.
Яшь чактагы гомерләр бит
Он(ы)тылмый бер көнгә дә.
Нигә яшьлек тормый икән
Бер урында тукталып?
Туган авылыбыз кебек
Көн саен матурланып.
Нигә яшьлек тормый икән
Бер урында тукталып?
Туган авылыбыз кебек
Көн саен матурланып.
Туган авылыбыз кебек
Көн саен матурланып…
Көн саен матурланып…
