Оныт инде, оныт

Әйткән идең: — Инде синнән башка
Беркемне дә шулай яратмам".
Ул кыш әле үтеп тә китмәде,
Ә син парлы булдың кабаттан.

Оныт инде, оныт,
Аралар — җир, болыт,
Бу сөюне күкләр язмаган,
Башкалар йөрәктә.
Янасы юк, көтмә,
Үткәннәргә үпкә калмаган.

Син икән дип үбәм,иркәлимен
Тоялмыймын синең чәчләрне.
Юк мәхәббәт янымдагыларга,
Синсез хәзер ничек яшәрмен.

Оныт инде, оныт,
Аралар — җир, болыт,
Бу сөюне күкләр язмаган,
Башкалар йөрәктә.
Янасы юк, көтмә,
Үткәннәргә үпкә калмаган.

Күбәләктәй утка күп атылсаң
Көеп төшәр очар канатың.
Сөям диеп үзең алдандың син,
Ә мин сине чынлап яраттым.

Оныт инде, оныт,
Аралар — җир, болыт,
Бу сөюне күкләр язмаган,
Башкалар йөрәктә.
Янасы юк, көтмә,
Үткәннәргә үпкә калмаган.

Оныт инде, оныт,
Аралар — җир, болыт,
Бу сөюне күкләр язмаган,
Башкалар йөрәктә.
Янасы юк, көтмә,
Үткәннәргә үпкә калмаган.

Оныт мине!
Мин дә сине…
Оныт мине!..
Мин дә сине…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »