Юлың төшсә — вакыт тапмый
Урап узма капкамны.
Көтмик әле очрашырга
Кайгы ишек какканны.
Бер күрешү бер гомер бит,
Күрешик без ешырак.
Танымый узып китмәбез
Туганнарны очырап.
Сәбәп табып юлыңны бор
Дус-ишләр, туганнарга.
Юл төшмәсә — сәлам җибәр
Еракта торганнарга.
Бер күрешү бер гомер бит,
Күрешик без ешырак.
Танымый узып китмәбез
Туганнарны очырап.
Вакыт баса басылганны,
Чабып дөнья куганны.
Гүрләргә кергәч тапмабыз
Очрашырга юлларны.
Бер күрешү бер гомер бит,
Күрешик без ешырак.
Танымый узып китмәбез
Туганнарны очырап.
Бу җыр Гөлшат Арсланова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 11/07/2025 - 15:03
«
»
