Әти-әни (икенче вариант)

Бу дөньяга килгән көннән,
Яктылыкны күргән көннән
Яннарымда әни!
Җаным әни, җаным әни.
Минем күңелне аңлаучы,
Караш белән дәвалаучы
Ул син идең әни, җаным әни,
Җаным әни…

Синең кулдан тәпи киттем,
Әти, мине кеше иттең,
Рәхмәт сиңа, әти!
Җаным әти, җаным әти…
Тотмасаң да син кулымнан,
Горур атлыйм үз юлымнан —
Күр улыңны, әти!
Җаным әти, җаным әти.

Җаным әни, җаным әни,
Җаным әти, җаным әти,
Рәхмәтләрем ничек әйтим?
Аңлатырга сүзләр җитми…

Янган утка керер идең,
Җаның ярып бирер идең
Минем хакка, әти,
Җаным әти, җаным әти.
Ирем дә нәкъ синең кебек
Чын ир кеше булсын диеп
Мин теләдем әти,
Җаным әти, җаным әти.

Күңелемдә синең төсең,
Күзем йомсам — синең исең
Тоям кебек, әни…
Җаным әни, җаным әни.
Ул ис "Шанель"ләрдән татлы,
Балачакка алып кайтты…
Рәхмәт сиңа, әни!
Җаным әни, җаным әни.

Җанымда бул, әни,
Җанымда бул, әни,
Җаным да бул,
Җанымда бул, әти,
Җынымда бул, әти…

Син мине тудырган,
Син мине үстергән,
Дөньяда яшәрлек
Көч һәм акыл биргән.
Дөрес яшәсен дип,
Хәсрәт күрмәсен дип
Тырышкан, булышкан,
Саклаган ялгыштан.
Туры барырмын син
Күрсәткән юллардан
Тик
Ташлама догаңнан,
Ташлама догаңнан…

Җаным әни, җаным әни,
Җаным әти, җаным әти,
Рәхмәтләрем ничек әйтим?
Аңлатырга сүзләр җитми…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »