Чуерташлар арасыннан чылтырап сулар ага,
Чылтырап аккан суларның дулкыны ярга кага.
Текә ярларына басып, елга җырын тыңладым,
Моңланмам дигән идем дә, әллә нигә моңландым.
Чылтырап аккан сулардай ага гомер елгасы,
Шул елганы кире якка борып кына булсачы…
Аккан судай гомеремнең үткәнен дә сизмәдем,
Агымнарга каршы йөздем, агым белән йөзмәдем.
Чылтырап аккан суларның текә була ярлары,
Язмышым текә булса да, юк йөрәгем зарлары.
Чылтырап сулар ага ла чуерташ арасыннан,
Киртә-киртә еллар аша гомерем ага сыман…
Киртә-киртә еллар аша гомерем ага сыман…
Гомерем ага сыман…
Бу җыр Гөлшат Арсланова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 17/07/2025 - 19:14
«
»
