Сүнеп бара көннең кызулыгы,
Кояш баткан, намаз укылган.
Ялгыз карчык капка төбендәге
Бүрәнәгә чыгып утырган.
Ага икән гомер дигәннәре,
Агышларын булмый туктатып.
Тузып барган өйнең түбәсенә
Алмакайлар коела тып та тып.
Узып бара шулай тагын бер көн,
Мәшәкатен төяп сыртына.
Килми бер дә төнгә керәселәр,
Әйтерсең лә матур җыр тына.
Ага икән гомер дигәннәре,
Агышларын булмый туктатып.
Тузып барган өйнең түбәсенә
Алмакайлар коела тып та тып.
Тынган урам, исми җилләре дә,
Бигрәк моңсу инде, уйласаң.
Күңелгә бер дәва булыр иде,
Этләре дә өрми ичмасам.
Ага икән гомер дигәннәре,
Агышларын булмый туктатып.
Тузып барган өйнең түбәсенә
Алмакайлар коела тып та тып.
Тузып барган өйнең түбәсенә
Алмакайлар коела тып та тып…
Алмакайлар коела тып та тып…
