Сабыйлыгым белән аңламадым,
Әнкәй, әйткән алтын сүзләрең.
Гүя киләчәкне күрә иде
Синең газиз серле күзләрең.
Әнкәйләрнең күңеле — серле җиһан —
Тик изгелек кенә тарата.
Бары әнкәй генә үз баласын
Гомереннән артык ярата.
Әнкәй диеп әйткән газиз сүзләр,
Бәхетемнән башым әйләнә.
Бергә чакның кадерләрен белик,
Кайларга бит юллар бәйләнә.
Әнкәйләрнең күңеле — серле җиһан —
Тик изгелек кенә тарата.
Бары әнкәй генә үз баласын
Гомереннән артык ярата.
Чәчләремдә тоям ул җылыңны,
Ике тезе кебек җырыңны.
Бары синнән яшәү көче алам,
Бишектәге сабый булып калам.
Әнкәйләрнең күңеле — серле җиһан —
Тик изгелек кенә тарата.
Бары әнкәй генә үз баласын
Гомереннән артык ярата.
Бары әнкәй генә үз баласын
Гомереннән артык ярата…
Гомереннән артык ярата…
