Чәчләремне җил таратмас

Чәчләремне җил таратмас —
Тарап-үрдем, яулык яптым.
Җандай якын сурәтеңне
Чыраларга телеп яктым.

Хисләремне җил таратмас —
Йөрәгемә элдем йозак.
Соң аңладык бу дөньяны:
Бәхет — кыска, сагыш — озак.

Җырларымны җил таратмас —
Көй югалган бәгырьләрдә.
Ике гашыйк көч тапмадык
Мәхәббәтне кадерләргә.

Гөнаһларны җил таратмас —
Мизаннарда бары бизмән.
Ялгышларым аша атлыйм
Җилгә каршы яңа эздән.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Чәчләремне җил таратмас»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »