Бәхет бит ул чынлап гашыйк булсаң,
Янсаң кайнар сөю утында.
Акрын гына килеп кочагыма
Назлы сүзләр дәшкән чагыңда.
Син бит, җаным, миңа насыйп бәхет,
Синең белән мин бит бәхетле.
Кулдан килсә — бүләк итәр идем
Бар(ы)сына да шундый бәхетне.
Мин бәхетле синең кочагыңда,
Сөю диңгезләрен кичкәндә.
Ләззәтләрдән шашар чиккә җитеп,
Ике йөрәк бергә типкәндә.
Син бит, җаным, миңа насыйп бәхет,
Синең белән мин бит бәхетле.
Кулдан килсә — бүләк итәр идем
Бар(ы)сына да шундый бәхетне.
Бәхет бит ул кеше уянганда,
Җылы ташкан назлы кочагың.
Мәңге яшә минем белән, бәхет,
Сүндермичә тормыш учагын.
Син бит, җаным, миңа насыйп бәхет,
Синең белән мин бит бәхетле.
Кулдан килсә — бүләк итәр идем
Бар(ы)сына да шундый бәхетне.
Кулдан килсә — бүләк итәр идем
Бар(ы)сына да шундый бәхетне…
Бар(ы)сына да шундый бәхетне…
