Бер юлдан барган чагында
Икегә бүленмәгез.
Агач яфраклары кебек
Читләргә сибелмәгез.
Үкенмәгез үткәннәргә,
Кайчандыр үпкәннәргә.
Кошлар да сайлый парларын,
Саклагыз булганнарын.
Яңгыр явып киткәннән соң,
Гөлләр дә елмаялар.
Туган җирдән киткәннәр дә
Моңланып сагыналар.
Үкенмәгез үткәннәргә,
Хәтердән киткәннәргә.
Еллар юа тузаннарын,
Саклагыз булганнарын.
Гомер елгасы саекмый,
Гасырлар ага бирә.
Бу тормышта эзебезне
Калдырасылар килә.
Үкенмәгез үткәннәргә,
Нурларын сипкәннәргә.
Җырлагыз сөю җырларын,
Саклагыз булганнарын.
Җырлагыз сөю җырларын,
Саклагыз булганнарын…
Бу җыр Нурзадә репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 27/07/2025 - 21:27
«
»
