Җиңү көне (алтынчы вариант)

Еллар узган саен ерагая,
Ерагая Җиңү таңнары.
Илем диеп солдат башын салды,
Җыры булып кайтты даннары.

Җиңү көне килә бар җиһанга,
Алмагачлар акка төренә.
Яу кырында ятып калган безнең солдат
Җырларында кабат терелә.

Ерагайган саен еллар бездән
Хәтер барлый үзенең улларын.
Батырлыгың киләчәккә күчә,
Җырым булып күчә уйларым.

Җиңү көне килә бар җиһанга,
Алмагачлар акка төренә.
Яу кырында ятып калган безнең солдат
Җырларында кабат терелә.

Чит җирләрдә ятып калсагыз да,
Гөлләр үсә сезнең кабердә.
Яу кырыннан кайтмый калган солдат
Гел хәтердә, безнең хәтердә.

Җиңү көне килә бар җиһанга,
Алмагачлар акка төренә.
Яу кырында ятып калган безнең солдат
Җырларында кабат терелә.
Яу кырында ятып калган безнең солдат
Җырларында кабат терелә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »