Мин янган утларда янсаң

Таң алдыннан чүт-чүт итеп
Кошлар сайрый тирәктә.
Бер күрдем дә, ниләр булды
Минем ярсу йөрәккә?

Эх, йөрәгем, бу йөрәгем
Син диеп яна хәзер.
Әгәр дә үземә булсаң
Мин бит бар(ы)сына да әзер.
Мин янган утларда янсаң,
Аңларсыңмы хәлемне,
Син дигән моң-җырга тулы
Язгы күңелләремне?

Су буендагы тирәктә
Ник моңлана сандугач?
Син дә сайрар кош булырсың
Җаның сөюгә тулгач.

Эх, йөрәгем, бу йөрәгем
Син диеп яна хәзер.
Әгәр дә үземә булсаң
Мин бит бар(ы)сына да әзер.
Мин янган утларда янсаң,
Аңларсыңмы хәлемне,
Син дигән моң-җырга тулы
Язгы күңелләремне?

Тирәкләрдә искән җилгә
Сибеләдер серләрем.
Нигә генә моңлы иттем
Күңелемнең түрләрен?

Эх, йөрәгем, бу йөрәгем
Син диеп яна хәзер.
Әгәр дә үземә булсаң
Мин бит бар(ы)сына да әзер.
Мин янган утларда янсаң,
Аңларсыңмы хәлемне,
Син дигән моң-җырга тулы
Язгы күңелләремне?
Син дигән моң-җырга тулы
Язгы күңелләремне?..
Язгы күңелләремне?..
Язгы күңелләремне?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »