/ Шаян җыр /
Ал булаеммы сиңа,
Гөл булаеммы сиңа?
Ефәк чәчеңне тузгыткан
Җил булаеммы сиңа,
Җил булаеммы сиңа?
Төн булаеммы сиңа,
Көн булаеммы сиңа,
Татлы төшеңнән дә татлы
Өн булаеммы сиңа,
Өн булаеммы сиңа?
Сут булаеммы сиңа,
Кот булаеммы сиңа?
Күңелкәеңне җылыткан
Ут булаеммы сиңа,
Ут булаеммы сиңа?
Яз булаеммы сиңа,
Наз булаеммы сиңа,
Былбыл моңыннан да моңлы
Саз булаеммы сиңа,
Саз булаеммы сиңа,
Саз булаеммы сиңа?
Бу җыр Гали Хәмзин репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 30/07/2025 - 20:06
«
»