Күреп кенә туя алырлыкмы
Туган җирне, Туган кырларны,
Бар җилләре күңелем аша исә,
Күңелем аша үтә юллары.
Кайда китмә, кайтыр юллар кала —
Туган суың тарткан юлдыр ул.
Ярый әле җирдә сагыну бар,
Сагынусыз сөю юктыр ул.
Якыным бар, димәк, ялкыным бар,
Юлларым гел яшәү ягына.
Китеп барам менә, үзем инде
Кайтам кебек аның янына.
Кайда китмә, кайтыр юллар кала —
Җан сөйгәнең тарткан юлдыр ул.
Ярый әле җирдә сагыну бар,
Сагынусыз сөю юктыр ул.
Ярый әле җирдә сагыну бар,
Сагынусыз сөю юктыр ул.
Добавлено Almaz в ЧТ, 31/07/2025 - 01:28
«
»