Кош юлы

Категория: көе сүзләре

Кояш батты тонык ай калыкты,
Кош юллары ерак сузылды …
Кош юллары арабызны бүлгән
Сагыш юлы булып тоелды.

Кош юллары кайларга итәдер,
Барып туктый микән бер җиргә.
Мин белмимен. Безнең ара ерак,
Менә шуңа йөрәк өзелә!

Кош юллары, әйдә, белмәсен чик,
Теләгәнчә озак сузылсын.
Ә без күрешербез, мин ышанам,
Йөрәк сүндермәсә җылысын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »