/ Фәрит Хатыйповның "Һаман яратам" җырының көенә эшләнгән җыр /
Әллә ялгышым, әллә язмышым, —
Юллар чатында калдым ялгызым.
Тагын килерме сагыну хатлары,
Калды йөрәктә моңлы зарлары?!.
"Кавышырбыз!" — диеп уйлаган идем,
Сөеп-сөелеп туймаган идем.
Азаккы хатым җавапсыз калды,
Мәхәббәтемне чит берәү алды.
Әллә ялгышым, әллә язмышым,
Юлдар чатында — тагы ялгызым!
Әллә җырымны ишеттең инде,
Ләкин мәңгегә соңладың инде.
Бу җыр Филүс Гәрәев репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 01/08/2025 - 00:49
«
»