Азнакаем (икенче вариант)

Зәңгәр күктә йолдыз балкый,
Куйганнар мыни тезеп.
Язмышым синдә, Азнакай,
Түгәрәк йомгак кебек.

Җирдә гөлләр, күктә кояш,
Ә күңелдә моңнар бар.
Дөнья ямьле булмас иде,
Әлдә Азнакаем бар.

Чатыр таулы Азнакайны
Кем генә яратмасын.
Бер кайтып күреп киткәннәр
Ничек тагын кайтмасын.

Җирдә гөлләр, күктә кояш,
Ә күңелдә моңнар бар.
Дөнья ямьле булмас иде,
Әлдә Азнакаем бар.

Син бит миңа шундый якын,
Газиз туган җир кебек.
Мин бит сине бик яратам,
Тор син, Азнакай, белеп.

Җирдә гөлләр, күктә кояш,
Ә күңелдә моңнар бар.
Дөнья ямьле булмас иде,
Әлдә Азнакаем бар.

Җирдә гөлләр, күктә кояш,
Ә күңелдә моңнар бар.
Дөнья ямьле булмас иде,
Әлдә Азнакаем бар…
Дөнья ямьле булмас иде,
Әлдә Азнакаем бар…
Әлдә Азнакаем бар…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »