Соңгы тапкыр багам күзләреңә,
Анда миңа урын калмаган.
Төннәр буе түккән күз яшьләрем
Йөрәгеңә юллар салмаган.
Сагынам дип килмәм алларыңа,
Ярат инде дип үтенмәм.
Ялгышып та чыкмам юлларыңа,
Бөтенләйгә синнән китәм.
Син яратма минем кадәр итеп,
Газап бит ул шашып ярату.
Бәйләмнәргә җыйган хисләремне
Синдәйләргә итеп аңлату.
Сагынам дип килмәм алларыңа,
Ярат инде дип үтенмәм.
Ялгышып та чыкмам юлларыңа,
Бөтенләйгә синнән китәм.
Сагынам дип килмәм алларыңа,
Ярат инде дип үтенмәм.
Ялгышып та чыкмам юлларыңа,
Бөтенләйгә синнән китәм…
Добавлено tatassr в ВС, 03/08/2025 - 16:20
«
»
