Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Ялгызлыкка мине ташлама.
Күрәсеңме, язның назлавына
Пар тургайлар ничек шатлана.
Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Көзләр хөкеменә күнмә син.
Күзләремә нурлар сирпеп янган
Зәңгәр йолдызларым сүнмәсен.
Үрелмәсен күңелем гөлләренә
Көзге кырауларның салкыны,
Язлар булсын һаман йөрәгемдә,
Сүрелмәсен яшьлек ялкыны.
Бу җыр Зөһрә Шәрифуллина, Фәнүнә Сиражетдинова репертуарында бар
«
»