Абагалар чәчәк ата хыялымда,
Хыялымда,
Таң алдыннан күзен ача азга гына,
Азга гына.
Чәчәк аткан абагадай, сине генә
Яшьлегемнән алам килер язларыма.
Чәчәк аткан абагадай, сине генә
Яшьлегемнән алам килер язларыма.
Абагалар, ут чәчәкле абагалар,
Абагалар,
Сагышларын яңарганда урманга бар,
Урманга бар.
Үз бәхетен таба диләр, таба диләр,
Абаганы күкрәгенә кадаганнар.
Үз бәхетен таба диләр, таба диләр,
Абаганы күкрәгенә кадаганнар.
Ялгыз калам абагалар арасында,
Арасында,
Өзәр өчөн сиңа утлы бүләгемне,
Бүләгемне.
Мәңгелеккә сиңа бүләк итәр идем
Мөхәббәт һәм сагыш йөрәгемне.
Мәңгелеккә сиңа бүләк итәр идем
Мөхәббәт һәм сагыш йөрәгемне.
Абагалар.