Былбыл оча, гөлләр коча,
Киңлекләргә туймыйча шул, Зәйнәбем;
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Җитә рәхәт җәйләрем.
Кызарып кояш чыкканда,
Без түгел, кош моңлана шул, Зәйнәбем;
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Килде җылы җәйләрем.
Ал таң белән, кошлар белән,
Йокысыннан уяна шул Зәйнәбем;
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Үтте рәхәт җәйләрем.
Үтте инде җәйләрем.
Бу җыр Фәнүнә Сиражетдинова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 03/08/2025 - 23:52
«
»