Әй, бу сәер язмыш:
Кичә уналты, бүген алтмыш,
Тиз укыла тормыш китабы…
Нигә яшьлекләрнең
Аңлыйбыз кадерләрен
Шул китапта узгач уртаны?
Кайларга илтсә дә
Гомер, язмышларым —
Туганнарым минем җанымда.
Ә иске сүрәттә шук кечкенә малай
Елмая әнисе янында,
Әнкәйләрнең яшь чагында…
Йөз алтмыш җитез атны
Алып сатулашмый
Җиктем мин капот астына…
Тик сагынам һаман
Алмачуар атта
Чапканым Идел ярыннан.
Кайларга илтсә дә
Гомер, язмышларым —
Туганнарым минем җанымда.
Ә иске сүрәттә шук кечкенә малай
Елмая әнисе янында,
Әнкәйләрнең яшь чагында…
Чишмәләр чыңлады,
Сандугач җырлады,
Мин эзләдем хаклык читләрдә…
Тик ул гади хаклык
Гомер буе балкып
Торган әткәмнең күзләрендә…
Кайларга илтсә дә
Гомер, язмышларым —
Туган ягым минем канымда.
Ә иске сүрәттә шук кечкенә малай
Елмая әнисе янында,
Әнкәйләрнең яшь,
Әнкәйләрнең яшь назында…
