Мин шундый арыдым яңа юллар күзләп,
Җаваплар эзләп мин шундый алҗыдым.
Бик зур биеклектән чумдым күңелемә,
Җиттем таш төбенә, тик берни тапмадым,
Максатлар тулы мәгънәдә батмадым…
Озак булмас бу мәңгелек төн,
Әмма көн дә булмас аннары.
Без беркем тугел, нибары
Бушлык патшалары,
Вакытның билгесез саннары…
Мин салдым күңелемә иксез-чиксез галәм —
Әүлияләр белән күк моңын тыңладым…
Бик зур биеклектә мине һәрбер җисем белә —
Бушлык көе генә нигәдер тынмады,
Мәңгелек миңа ялгызлык юрады…
Озак булмас бу мәңгелек төн,
Тирә-юньне яңг(ы)рата тынлык.
Сөйлә миңа: ниләр тора
Синең йөрәгең?
Сөйлә безне үтергәнче бушлык…
