Күрәм, дустым: син туйгансың
Бу дөньяның шавыннан, мин сине
Очарга чакырам!
Канатлар юк — киртә түгел:
Бары булсын якты күңел, ул сиңа
Пар канатлар бирер!
Ал канат! Ал пар канат!
Сине көтә тулпар ат,
Могҗиза күрерсең тәүге кат!
Оч тизрәк күккә таба,
Каралык аста кала,
Синеке бу эчкерсез һава!
Мин телимен изгелектән
Яшәү көче алырга һәм мәңге
Яшь булып калырга!
Без телибез чисталыктан
Яшәү көче алырга һәм мәңге
Яшь булып калырга!
Ал канат! Ал пар канат!
Сине көтә тулпар ат,
Могҗиза күрерсең тәүге кат!
Оч тизрәк күккә таба,
Каралык аста кала,
Синеке бу эчкерсез һава!
Бу җыр Алканат төркеме репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 05/08/2025 - 20:28
«
»
