Урам тынлыгында, җәйнең җыры кая?
Тәрәз бушлыгында алтын көз елмая!
Онытылган сукмаклардан
Ашыгамын чит җирләргә.
Кояш яктысын эзләргә,
Ямансу болытлардан…
Мин озын юллар узармын —
Дустым миңа кул сузармы?
Табармынмы шатлыгымны,
Күрерменме картлыгымны?
Әйтегезче, кошлар, кайчан күңелем бушар?
Ялгыз булмасмынмы мин әгәр җитсә кышлар?
Сорагызчы сез Кояштан —
Кайчан чыгар бу якта?
Алып килегезче тагын
Яңа туган яз җырын!
Мин озын юллар узармын —
Дустым миңа кул сузармы?
Табармынмы шатлыгымны,
Күрерменме картлыгымны?
Мин озын юллар узармын —
Дустым миңа кул сузармы?
Табармынмы шатлыгымны,
Күрерменме картлыгымны?
Варианты песни
