Нинди затлы һәм текә җырчылар
Барлык татар эфирларын да асып алдылар.
Безнең «калхуз» ни белән кимрәк?
Татарда «йолдыз» булыр өчен гади җыр кирәк:
Яз оча көньякка таба җәйне дәшәргә —
Мин дә «супер-йолдыз» булып телим яшәргә!
Чәчләреңә күмелеп,
Миңнәреңне санап,
Төпсез диңгезләрдәй
Күзләреңә карап!
Һәрбер туган таңны
Яныңда каршылап,
Һәрбер туган моңны
Тик сиңа багышлап!
Музыкаль зәвык, рухи эзләнүләр —
Яшь поп-йолдызлар өчен таныш түгел сүзләр.
Безгә кирәк бары акча һәм ризык,
Ә фонограмма асларына кылану кызык!
Буялган башым, эчләреңдә акыл булмасын,
Шул кадәрле килә минем йолдыз буласым!
Чәчләреңә күмелеп,
Миңнәреңне санап,
Төпсез диңгезләрдәй
Күзләреңә карап!
Һәрбер туган таңны
Яныңда каршылап,
Һәрбер туган моңны
Тик сиңа багышлап!
Мин авылда иң текә һәм стильный малайка,
Әти, миңа йолдыз булырга акча давай-ка!
Поеду мин Казанга һәм запишу фанера —
Алда көтә концертлар һәм акчалы карьера.
Буду петь красивый песня про мамка и про папка,
Базарда куплю текә кәстүм, гламурный шляпка,
Гафу итсеннәр безне Хәйдәр абый, Рөстәм абый —
Но безгә Татар Җырын позорить итәргә ярый!
Чәчләреңә күмелеп,
Миңнәреңне санап,
Төпсез диңгезләрдәй
Күзләреңә карап!
Һәрбер туган таңны
Яныңда каршылап,
Һәрбер туган моңны
Тик сиңа багышлап
Телим яшәргә…
Телим яшәргә…
