Менә кабат ялгыз такси
Ультра-кыска дулкында.
Җиденче кат, ә анда син
Серле шәмнәр яктысында.
Салкын җаннар, кайнар тәннәр,
Синең дә серләрең бардыр,
Күрсен безне сихри шәмнәр —
Буш җөмләләреңне калдыр…
Ефәк тәнең — пешкән җимеш —
Минем шәхси оҗмаһым.
Кумеләмен чәчләреңә,
Минем татлы гөнаһым.
Газиз мөселман бабамнарның
Сыкраса да куңелләре,
Төшкән чакта күкрәгемә
Күкрәгеңнән көмеш тәре.
Карашыңнан ялган бөркелә,
Ай да тулган, ул бездән көлә.
Бу әкият ахырын мине беләм алдан —
Нинди татлы бу гүзәл ялган.
Кавказ тауларының күз яше
Матурлый сине тагын да,
Төнлә күзләрең бигрәк яшел,
Мин янам ләззәт учагында.
Назлы тавышың — оҗмаһ кошы.
Чыңлый минем уйларымда:
Җырла, дөньядан онытылып,
Мәңгелек сөю, тугрылык, гомер хакында.
…син алдандың, син бәхетле,
Елмаясың сулаганда,
Ә мин уйныймын, мәхәббәтле
Чын ярату булмаганга!
Карашыңнан ялган бөркелә,
Ай да тулган, ул бездән көлә.
Бу әкият ахырын мине беләм алдан —
Нинди татлы бу гүзәл ялган.
Карашыңнан ялган бөркелә,
Ай да тулган, ул бездән көлә.
Бу әкият ахырын мине беләм алдан —
Нинди татлы бу гүзәл ялган…
