Башларга

Категория: көе сүзләре

Мактарга,
Телимен сине бүген мактарга,
Кайгылардан сине якларга.
Елмаюың — сихри тылсым.
Сакларга,
Синең йокыңны төнлә сакларга.
Мәңге бирмәмен сине ятларга,
Уртак бәхет насыйп булсын.

Яшәргә,
Синең белән бер йортта яшәргә,
Иң назлы сүзләр белән дәшәргә
Бары син миңа кирәк.
Башларга,
Гайлә тарихын бергә башларга,
Бергә әйләнеп матур картларга.
Мәңге булырмын терәк,
Мәңге булырмын терәк.

Атларга,
Тормыш юлын бергәләп атларга.
Йөг(е)реп менеп иң биек катларга,
Сиңа йолдызлар баш ия.
Иркәләп,
Сине һәркөн назлап һәм иркәләп,
Балаларыбыз белән бергәләп,
Сиңа җырларга мәдхия.

Яшәргә,
Синең белән бер йортта яшәргә,
Иң назлы сүзләр белән дәшәргә
Бары син миңа кирәк.
Башларга,
Гайлә тарихын бергә башларга,
Бергә әйләнеп матур картларга.
Мәңге булырмын терәк,
Мәңге булырмын терәк.

Башларга,
Гайлә тарихын бергә башларга,
Бергә әйләнеп матур картларга.
Мәңге булырмын терәк,
Мәңге булырмын…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »