Зәңгәр күктә очар хыял булып,
Бер сагыну булып жаннарда
Яшисең син, туган илем минем,
Балкыр кояш булып таңнарда!
Горурланып тәрәзләрдән багам,
Шундый газиз, якын син, калам!
Тояр-тоймас үтем бер хис булып,
Шаулый урам — яздан хәтер калган…
Идел түгел, хисләр ташый әле,
Сокланам да, горур тын калам…
Мең ялгызлар синдә сөю тапкан,
Син — мәхәббәт иле, башкалам!
Үткән-барган синең учагыңда
Җылынырга туктап, ял ала.
Син меңнәрне кочагына алган,
Җылы нурлар салган, башкалам!
Идел түгел, хисләр ташый әле,
Сокланам да, горур тын калам…
Мең ялгызлар синдә сөю тапкан,
Син — мәхәббәт иле, башкалам!
Идел түгел, хисләр ташый әле,
Сокланам да, горур тын калам…
Мең ялгызлар синдә сөю тапкан,
Син — мәхәббәт иле, башкалам!
Син — мәхәббәт иле, башкалам!..
