Хәзинәм

Категория: көе һәм сүзләре

Хәзинәдәй эзләп таптым
Сине үземә.
Асылташлар да көнләшә
Гүзәллегеңә.
Күзләрең җемелди, алмаз,
Сокланып һичкем туялмас.
Сихерли аңымны,
Тавышың көмеш чыңыдай.
Челтери чишмә суыдай,
Дәвалый җанымны.

Хәзинәм минем,
Җирдә иң зур байлыгым.
Кочармын сине,
Караңгылыктан яклап.
Кадерләп сөеп,
Гомер буе яныңда
Яшәрмен, сине
Күз карасыдай саклап.

Хәзинәдәй эзләп таптым
Сине үземә.
Асылташлар да көнләшә
Гүзәллегеңә.
Чәчләрең җилферди, ялкын,
Яшьнисең алтындай балкып,
Тартасың үзеңә.
Сыныңда бар да килешкән,
Җимештәй пешеп җитешкән,
Бирмәмен сине беркемгә.

Хәзинәм минем,
Җирдә иң зур байлыгым.
Кочармын сине,
Караңгылыктан яклап.
Кадерләп сөеп,
Гомер буе яныңда
Яшәрмен, сине
Күз карасыдай саклап.

/речитатив/
Хәзинәм минем,
Җирдә иң зур байлыгым.
Кочармын сине,
Караңгылыктан яклап.
Кадерләп сөеп,
Гомер буе яныңда
Яшәрмен, сине
Күз карасыдай саклап.

 

Хәзинәм минем,
Җирдә иң зур байлыгым.
Кочармын сине,
Караңгылыктан яклап.
Кадерләп сөеп,
Гомер буе яныңда
Яшәрмен, сине
Күз карасыдай саклап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »