Иртә язда умырзая көлә,
Сәлам биреп ярсу язларга.
Язгы ташкын булып кил син, бәгърем,
Күңелләрне төреп назларга.
Кар өстендә үскән умырзаям,
Күңелем төшми һич тә бүтәнгә.
Язгы гөлем, яз чәчәгем минем,
Чын ярату килми күпләргә.
Иркә гөлем, иркә умырзаям,
Син — кояшлы ләйсән яңгырым.
Яратуым чын авазы булсын
Сиңа гына булган бу җырым.
Кар өстендә үскән умырзаям,
Күңелем төшми һич тә бүтәнгә.
Язгы гөлем, яз чәчәгем минем,
Чын ярату килми күпләргә.
Юлдаш итик икәү саф сөюне,
Бәхет капкалары ачылсын.
Яңа парлар туды җирдә диеп,
Айлы күктә йолдыз кабынсын.
Кар өстендә үскән умырзаям,
Күңелем төшми һич тә бүтәнгә.
Язгы гөлем, яз чәчәгем минем,
Чын ярату килми күпләргә.
Язгы гөлем, яз чәчәгем минем,
Чын ярату килми күпләргә…
Чын ярату килми күпләргә…
